Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көнен дөрес язмаганнар
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимова хәбәр итте. Җырчыга кабер ташын Башкортстанда яшәүче бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган. «Бу чараның максаты — Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулу уңаеннан аны искә алу... Читать дальше...