Рөстәм Миңнеханов «Туполев» директорлар советын җитәкләргә мөмкин
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе булырга мөмкин. «Чыганаклар хәбәр иткәнчә, якын арада Рөстәм Миңнехановның „Туполев“ гавами акционерлык җәмгыятенең директорлар советын җитәкләү ихтималы бар», - дип хәбәр итте «Татмедиа»ның Telegram-каналы. Рәсми хәбәрләрдән күренгәнчә, 30 августта предприятиедә директорлар советының җиде кешедән торган яңа составын сайлаганнар. Компания директорлар советы утырышы 16 сентябрьгә билгеләнгән... Читать дальше...