Ркаил Зәйдулла: Башкортларны арттыру татар санын киметү хисабына булырга тиеш түгел
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, башкортлар санын арттыру татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Бу хакта ул Милләт җыены утырышында чыгыш ясады. «Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел», — диде Ркаил Зәйдулла. Читать дальше...