«Татмедиа» Миңнехановка басмаларны тарату буенча маркетплейслар эшен тәкъдим итте
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Татмедиа» акционарлык җәмгыяте онлайн-ритейл аша үзенең басма продукциясен тарату буенча актив эш алып бара. Россиядә иң зур маркетплейслар аша эш бөтен ил буенча татар телле аудиторияне үз эченә алырга мөмкинлек бирә. «Озон Волга» ҖЧҖ күпләп сату-бүлү үзәгенең беренче чираты ачылу вакытында медиахолдинг Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз тәҗрибәсен тәкдим итте. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде. Читать дальше...