Татарстанда Covid-19 йоктыру очраклары атна саен 10 процентка арта
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Безне коронавирус инфекциясенә бәйле барлыкка килгән эпидемиологик вазгыять бик борчый, ул бик киеренке хәлдә. Без соңгы дүрт атна дәвамында авыручылар санының артуын теркәдек», — дип билгеләде спикер. Читать дальше...