Казан укытучысы «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә мастер-класс уздырды
(Ростов-на-Дону, 2 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 122 нче гимназиясе укытучысы Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә Татарстан данын яклый. Бүген ул конкурсның икенче турында мастер-класс уздырды. Мария Голованова инглиз теле дәресен үткәргәндә, кроссенс алымы турында сөйләде. Бу үзенә күрә шундый ассоциатив башваткыч. Бу алым ярдәмендә бала күп нәрсәне хәтерендә калдыра, теге яки бу тема буенча сөйләргә өйрәнә. Жюри вәкилләре һәр 15 лауреатка үзләре әзерләгән... Читать дальше...