Рөстәм Миңнеханов ковидтан вакцинация күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атады
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация күрсәткечләре югары һәм түбән районнарны атады. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте. «Күмәк иммунитетка вакцинация белән генә ирешеп була. Бу пандемия белән көрәшнең бердәнбер ысулы», — диде Президент. Ул чит илләрдә дә вакцинация актив баруын искәртте. «Җаваплы караш өчен Актаныш, Яңа Чишмә, Ютазы районнары башлыклары һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Читать дальше...