Татарстанда тагын 110 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 110 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «31 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 52, Чаллыда – 27, Әлмәт районында – тугыз, Түбән Кама районында – биш, Балык Бистәсе районында ... Читать дальше...