Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Барнаулның «Дулкын» татар Мәдәният үзәге Идегәй дастаны һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын аудиокитап буларак яздырачак. «Аларның аудиоязмалары бүгенгәчә интернетта юк. Бу — төрки халык мирасының бер өлеше. Төрле мәдәниятләр белән күбрәк таныша барган саен бер-беребезне аңлау да җиңеләя», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Дулкын» татар Мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин. Аның әйтүенчә, татар үзәге Барнаул шәһәре администрациясенең грантын откан. Читать дальше...