Галиәсгар Камал – «Гаять киңкырлы талант иясе һәм иҗтимагый яктан актив шәхес»
Татар әдәбияты классигы, күренекле драматург, публицист, театр сәнгате һәм җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Батыры, ТАССРның халык драматургы Галиәсгар Камал — гаҗәеп бай әдәби мирас калдырган олы шәхес. Ул сәнгатьтә мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам иттереп милли журналистикага һәм татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе. Галиәсгар Галиәкбар улы Камал (Камалетдинов) 1879 елның 25 декабрендә Казанда үз кул көче белән көн күрүче һөнәрче гаиләсендә туган. Башлангыч белемне шәһәрнең «Госмания»... Читать дальше...