Казанда вакцинация дәрәҗәсе 71 процентка җиткән
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда яшәүче олы яшьтәге кешеләр арасында ковидка каршы прививканың бер компонентын ясатучылар саны 71 процентка җиткән. «Шәһәрдә яшәүче 691 980 кеше вакцинация узган. Искәртәм, Казанда 18 яшьтән өлкәнрәк 977 056 кеше яши. Халыкның 71 проценты прививканың бер компонентын булса да ясаткан, 590 675 кеше тулысынча вакцинация узган», — дип сөйләде мэриядә эшлекле дүшәмбедә Татарстан Сәламәтлек саклау министрының урынбасары — Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков. Читать дальше...