Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1570кә җитте
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус аркасында тагын биш кеше үлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле регионда коронавирус аркасында 1570 үлем очрагы ачыкланды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Инфекциянең яңа корбаннары 1988 елгы бер ир-ат һәм 1932, 1931, 1962, 1928 елгы дүрт хатын-кыз. Бу көннәрдә республикада коронавирус йоктыруның яңа очраклары кисәк артты. Соңгы тәүлектә тагын 367 татарстанлы коронавирус белән авырый башлаган.