«Гаилә» мәчетенең ышаныч телефонына күбрәк хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ышаныч телефонына күбрәк хатын-кызлардан сораулар килгәнен әйтте. «Күбесе төрле мәшәкатьләр белән мөрәҗәгать итә. „Тормыш иптәше тыңламый, балалар бар, таркалырга теләк юк“ кебек сораулар бирәләр. Элегрәк ул кешеләр белән сөйләшеп, аларга вәгазьләр сөйләп, проблемадан чыгу юлларын эзли идек. Әмма мулла яки психолог янына килеп, күзенә карап сөйли алмый торган мәсьәләләр була. Аны хәтта әти-әнигә дә сөйләп булмый. Читать дальше...