Табиб Covid-19 аркасында баш мие матдәсенең ялкынсыну мөмкинлеге турында кисәтте
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус аркасында кайбер кешеләрдә энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелергә мөмкин. Сирәк очракларда коронавирус чире булган пациентларда баш мие матдәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Әлеге халәт бик куркыныч. Вирусның мондый өзлегүләргә китерүе турында Ura.ru белән әңгәмә барышында иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков хәбәр итте. «Covid вакытында аз сандагы кешеләрнең, чыннан да, баш мие ялкынсыну — энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелә», — дип раслады белгеч. Читать дальше...