26 мартта Түбән Кама үзәк мәчетендә Рамазан аена багышланган махсус дәрес үтәчәк
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 26 мартта Түбән Кама үзәк мәчетендә Рамазан ае һәм ураза тоту кагыйдәләре турында махсус дәрес үткәреләчәк. Тулырак мәгълүматны мәчет имамыннан белешергә була. Мөрәҗәгать өчен итү өчен 8 917-251-47-68 (Рәйхан хәзрәт) телефонына шалтыратырга була. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елда Татарстанда Рамазан ае үткәрү тәртибен билгеләде. Республикада ураза 2 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Читать дальше...