Россия һәм БГӘ мөселманнары беренче тапкыр үзара аңлашу турында меморандум имзалаган
Россия мөселманнары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икеяклы мөнәсәбәтләрне үстерү юлында мөһим адым ясады. Алар үзара аңлашу турында меморандум имзалады. РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыфлар эшләре буенча генераль идарә рәисе Мөхәммәд Әл-Кааби документка имзаларын куйды. Тарихи әһәмияткә ия булган вакыйга РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясенең Абу-Дабига сәфәре кысаларында узды.
Читать дальше...