Яшел Үзәндәге хәйрия йөгерешендә меңнән артык кеше катнашачак
3 сентябрьдә Яшел Үзәндә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы хөрмәтенә «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» дип аталган беренче хәйрия йөгереше узачак. Анда меңнән артык кеше катнашачак, ә гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итә. «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Читать дальше...