Татарстан укучылары «Планета - безнең мирас» конкурсында катнаша ала
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан укучылары «Планета — безнең мирас» конкурсында катнаша ала. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
<~>Чарада катнашу өчен 18 ноябрьдә гаризалар кабул ителә башлады. 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары үзләрен сынап карый ала. Алар 4-5 сыйныфлар, 6-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар буенча бүленәчәк.
<~>Конкурс «Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү» («Үз уку йортында энергияне сак тоту технологияләре» темасына эссе һәм «Экошкола» темасына рәсем), «Экоархитектура» («Минем экошәһәр» темасына рәсем һәм макет яки экосумак 3D-модель), «Экопатруль» (башкарылган эш турында фото яки эссе) номинацияләреннән тора.
<~>Моннан тыш, «Экология турында социаль реклама» («Планета — безнең мирас» һәм туган якның сирәк хайваннары турындагы роликлар) һәм «Минем төбәкнең экологик үсеш стратегиясе» (муниципалитетның экологик үсеш проекты һәм бизнес-проект яки инновацион һәм экологик технологияләр нигезендә производствоны техник-икътисади нигезе) номинацияләре бар.
<~>Чараны «Безнең мирас» мәгълүмати-ресурс үзәге һәм «Вайлдкемп» («Дикий лагерь») илкүләм паркларны үстерү үзәге оештыра. Ул укучыларда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга, шулай ук аеруча сакланыла торган табигать территорияләре һәм экологик инструментлар турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
<~>Конкурсның читтән торып катнашу этабы 2020 елның 2 февраленә кадәр дәвам итәчәк, турыдан-туры катнашу этабы 2020 елның апреленә билгеләнгән. Теркәлү www.nashe-dostoyanie.ru сайтында алып барыла. Өстәмә мәгълүматны 8-925-851-62-88 телефоны буенча, шулай ук planeta.heritage2019@gmail.com электрон почтасы аша алырга була.
<~>