«Балалар Евровидениесе» катнашучылары өчен 18.00 сәгатькә кадәр тавыш биреп була
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Польшаның Гливице шәһәрендә «Балалар Евровидениесе-2019» конкурсының финалы узачак. Россияне Татьяна Меженцева һәм Денберел Ооржак «Время для нас» җыры белән тәкъдим итәчәк. Бу хакта Instagramдагы «Рәсми Татарстан» битендә хәбәр ителә.
<~>Онлайн-тавыш бирү junioreurovision.tv сайтында 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул финалның турыдан-туры трансляциясе алдыннан ябылачак. Соңгы катнашучының җырын башкарганнан соң тавыш бирү 15 минутка ачылачак.
<~>Тавыш бирү вакытында 3-5 башкаручыны сайларга мөмкин. Быел һәр ил үз катнашучысы өчен дә тавыш бирә алачак.
<~>Туры эфирда конкурс финалын «Карусель» һәм НТВ телеканаллары күрсәтәчәк. Трансляция 18.00 сәгатьтә башлана.
<~>Тамашачыларның тавышлары — катнашучының баллары суммасының яртысы. Икенче яртысын жюри билгеләячәк.
<~>