Кукмараның Зур Сәрдек авыл җирлегендә үзара салым акчасына юл төзекләндерәләр
(Кукмара, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Зур Сәрдек җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум оешкан төстә уза. Авыл халкы үзара салым кертүнең мөһимлегенә елдан-ел ныграк төшенә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
<~>"Узган ел үзара салым биш йөзәр сумнан җыелган иде. Биш авылга, дүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 5 миллион 580 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, уен мәйданчыклары ясау, су насосы, янгын гидрантлары алу һәм башка кирәкләр өчен файдаландык", - диде Зур Сәрдек җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.
<~>Быел да үзара салымны 500 сум итеп калдырганнар. Җыелган һәм дәүләттән дүрт өлеш күбрәк итеп бирелгән акчага авылларда юлларга таш җәю, Зур Сәрдектә һәм Адайда балалар мәйданчыклары ясау, Купкада, Аш.Буҗида спорт җиһазлары урнаштыру каралган,
<~>Зур Сәрдектә сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл кую, артезиан коеларын карау, электрсаклагыч лампочкалар алу, янгын гидрантлары булдыру планлаштырыла.
<~><~>
<~>