Роспотребнадзор белгечләре сәүдә өлкәсе эшмәкәрләре өчен семинар уздыра
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Казанда азык-төлек белән сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр җитәкчеләре өчен Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе уку-семинар киңәшмәсе үткәрәчәк. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
<~>Катнашучылар берничә теманы караячак, алар арасында - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү, сәүдә оешмаларына карата санитар-эпидемиология таләпләрен һәм "Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында" 15-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү” һәм башкалар.
<~>Чара 11.00 сәгатьтә (теркәү 10.30 сәгатьтә) Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә актлар залында (Сеченов, № 13а) башлана.
<~>