Ростов-Донда самолетны ашыгыч рәвештә утыртканнан соң, пилот вафат булган
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Ростов-Донда самолетны ашыгыч рәвештә утыртканнан соң, пилот вафат булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
<~>Агентлык мәгълүматлары буенча, икенче пилот үзен начар хис итү сәбәпле, Мәскәү - Анапа рейсы ашыгыч рәвештә аэропортка төшкән.
<~>Җиргә төшкәннән соң ир-атны табибларга тапшырганнар, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.
<~>Очу вакытында пилот йөрәге авыртуга зарланган. Беренчел мәгълүмат буенча, очучы үлеменә йөрәк өянәге сәбәп булган.
<~>