Россия Мәдәният министрлыгы кинотеатрларда бер фильмны күрсәтү вакытын чикләргә тели
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәдәният министрлыгы бер кинотеатрда бер фильмны күрсәтү вакытын чикләү буенча закон проектын әзерләде. Документ Норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында чыккан.
<~>Инициатива «гражданнарны үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән фильмнарның санын арттыруга» юнәлтелгән. Аны гамәлгә ашыру картиналарның төрлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгелиләр диелгән документка аңлатма язуында.
<~>Яңалык кабул ителгән очракта, бер заллы кинотеатрларда бер картинаны күрсәтү гомуми санның 35 процентыннан артмаячак.
<~>Мәдәният министрлыгында закон проекты россиялеләрнең «индивидуаль өстенлекләргә бәйле рәвештә» фильм сайлау мөмкинлекләрен яхшыртачак, дип ышаналар.
<~>