27 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының ике артистын судка шаһит итеп чакыра / Тинчурин театрының элекке баш режиссеры Татарстан Мәдәният министрлыгыннан эшенә кайтаруны таләп итеп Вахитов судына гариза биргән.
Курчаклар ясаучы Татарстан остасы халыкара фестивальдә гран-при алды / Ирина Халитова курчаклары бердәнбер нөсхәдә ясалган, аларның үз паспортлары да бар.
Ерактан килеп укучыларның транспорт чыгымы районнар бюджетыннан финансланачак / Әлеге закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.
Камал театры тарихында беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчәннәр катнаша / 5 декабрьдә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге татар журналистларын Казанга җыя / Татар журналистлары һәм мөхәррирләре үзләрен борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләшәчәк.
Татарстан Парламенты Думага үзара салым механизмын киңәйтү инициативасын юллый / Гражданнарның үз торак пунктларының башка өлешенә кагылган җирле сорауларны хәл итүгә кызыксынуы түбән, дип саный Альберт Хәбибуллин.
Мөхәммәтшин белән Назарбаев Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлеге турында фикерләште / Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Казахстанның беренче Президенты Нур-Солтанда очрашты.