Татарстан прокуратурасы инвалид балага дарулар өчен компенсация түләтүгә иреште
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә дарулар чыгымнарының бер өлеше өчен компенсация түләтүгә иреште. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Узган елның апрелендә табиблар консилиумы инвалид балага «Рапамун» препаратын билгеләү турында карар кабул иткән. Әмма хастаханәдә бушлай дару бирүдән баш тартканнар, шуңа күрә гаилә аны мөстәкыйль сатып алган.
Прокуратура төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына дару сатып алу чыгымнарын компенсацияләүне таләп итеп мөрәҗәгать иткән, ул өлешчә канәгатьләндерелгән. Авыру баланың ата-анасына препаратка сарыф ителгән 140 мең сум акча түләнгән.