Россия Хезмәт министрлыгында 31 декабрьнең ни өчен ял көне була алмавын аңлаттылар
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин журналистларга быел 31 декабрьдә ял көне итеп булмый, дип аңлатты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бу төрле эш режимнары һәм бюджет чыгымнары белән бәйле. Шуңа күрә Хөкүмәт киләсе елга ял көннәре турында якынча октябрьдә карар кабул итә, дип өстәде министр.
Топилин аңлатканча, хәзер елның соңгы көнен һәр эш бирүче ял көне итә ала.
Элегрәк ЛДПР Дәүләт Думасына 31 декабрьдә ял итү турындагы закон проектын керткән иде. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко тәкъдимне хуплады, шул ук вакытта елда эш көннәренең гомуми саны үзгәрмәскә тиеш, дип билгеләп үтте.
Закон нигезендә, 31 декабрьдә эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак, чөнки аннан соң эш көне булмаган бәйрәм көне бара.
Киләсе елның беренче эш көне пәнҗешәмбегә, 9 гыйнварга туры килә.