Татарстанда кар һәм буран көтелә
![Татарстанда кар һәм буран көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/babe205bfbb8b52cd3aff67a972612348e40fe1a/store/fill/780/440/da96218faa16e6db831fe38da7367b3e2be8a09b2281779bb219c9766205/043.jpg)
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразлавынча, 1 декабрьдә Татарстанда буран чыгачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, 1 декабрьдә иртән һәм көндез кар явачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Моннан тыш, республиканың төрле районнарында буран һәм томан, күз күременең 1 километрга кадәр начараюы көтелә.
Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы хакында кисәтә.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Казан халкына ялларда кар явачагын һәм көннең җылытачагын вәгъдә иткән иде.