Монреаль татарлары дүртенче тапкыр хоккей уены оештырды
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 30 ноябрь көнне Канаданың Монреаль шәһәрендә татарларның хоккей уены узды. Бу хакта Монреаль татарлары Инстаграмында хәбәр ителә.
Әлеге чара инде дүртенче ел үткәрелә. Монда Канадада яшәүче татарлар җыела.
4нче Татар Хоккей матчында «Яшел Барс»ны 15:13 исәбе белән «Ак Барс» җиңде
«Оештыручыларга, уенчыларга, кунакларга, җанатарларга, - барыгызга зур рәхмәт!» - диелгән Монреаль татарларының Инстаграм битендә.