Үзара салым акчасына Кукмара халкы чишмә төзекләндерде
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Олы Кукмара авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдум уза. Биредә тавыш бирү өчен ике пункт эшли. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Узган ел халыктан җыелган акча һәм бүлеп бирелгән республика субсидияләренең гомуми суммасы 3,1 млн сум тәшкил иткән. Акчаларның төп өлешен юлларны ремонтлауга, Рудник бистәсендәге чишмәне төзекләндерүгә, энергияне саклый торган лампаларны алыштыруга, стадионны ремонтлауга һәм юлларны кардан чистартуга тотканнар.
«Без гаиләдә ике кешегә үзара салым түлибез. Ел саен референдумда катнашабыз. Безнең авылда инде берничә ел рәттән 500әр сум җыялар», – дип сөйләде Олы Кукмара авылының Яр буе урамында яшәүче Фәридә Әхтәмова.
Халык әйтүенчә, үзара салым акчасына авылда шактый күп эш башкарылган. «Аллаһка шөкер, урамнар яктыртыла, юллар ремонтлана, ике чишмә төзекләндерелүенә шат булдык. Киләчәккә дә планнар зур», - диделәр алар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 17 районында үзара салым буенча референдум уза.