Татарстанда көчле буран чыгачак
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 декабрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән көчле буран сакланачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан исүче көчле җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.
Автомобиль йөртүчеләрне юлларда көчле бозлавык булуы турында кисәтәләр.