Әгерҗедә референдум көнендә ике урында ярминкә үткәргәннәр
![Әгерҗедә референдум көнендә ике урында ярминкә үткәргәннәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/e99e7942aba032f2ef94f00c64ebb51ff70edded/store/fill/780/440/7188db6ed7753ca1922fb0bc834f62c53b598156cef49eab6ae68f40463e/033.jpg)
(Әгерҗе, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗедә ике урында — үзәк мәйданда һәм шәһәрнең аскы өлешендә Заводская урамында ярминкә үткәрделәр.
«Әгерҗенең ике өлешендә ярминкә оештырып дөрес эшләгәннәр. Шәһәрнең аскы өлешеннән ике-өч чакрым өскә кадәр менәргә дә кирәк түгел», — дип оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Тана ите 280 сум, атныкы 320 сумнан сатыла. Каз, үрдәк түшкәләрен дә сайлап алырга мөмкин. Салагыштан килгән Сәүдәрия апа Гайнуллина һәм Гөлүзә Әхмәтшина каз түшкәсенең бер килосын 400, үрдәкнекен 350 сум, эч-башлары 150 сумнан тәкъдим итәләр иде.
Бал, яшелчә, тозлаган гөмбә, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, район кулланучылар идарәсе тәкъдим иткән кондитер эшләнмәләре, камыр ризыклары — барысы да сатып алучылар күңеленә хуш килерлек иде.
Халык, иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкәдә кирәк-ярак алганнан соң, сайлау участокларына — референдумга килде.