ТӨРКСОЙ оешмасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итеп игълан итте
(Истанбул, 2 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Ош шәһәрендә үткән ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының 37нче даими шурасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итү турында карар кабул иткән. Бу турыда ТӨРКСОЙ оешмасы матбугат үзәге хәбәр итә.
Алдагы елны Абай Кунанбай елы итеп игълан итү тәкъдиме белән Казахстан мәдәният һәм спорт министры урынбасары Нуркиса Дауешев чыккан.
ТӨРКСОЙ оешмасы бу карарның бөек казак зыялысы Абай Кунанбайның тууына 175 ел тулу уңаеннан кабул ителүен белдерә.