Рөстәм Миңнеханов Монголия компаниясе җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголиянең APU Company компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу компания алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүче зур компания булып тора. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте йортында очрашуда Shunkhlai Group компаниясе президенты һәм APU компаниясе директорлар советы рәисе Пурэв Батсайхан Казанга Монголия көнен уздыру өчен килгәнен әйтте.
Татарстанда Монголия көне бу илнең президенты Халтмаагийна Баттулги ярдәме белән оештырыла. Биредә заманча монгол мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге, монгол музыка коллективлары чыгышы һәм башкалар булды.
Монголия көне кысаларында APU Company оешмасы «Татспиртпром» белән килешү төзеде. «Без сезнең компания белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә сөенбез», — диде бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.