Татарстанның фигуралы шуучылары Россия кубогы этапларында призлы урыннар алды
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Казанның тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча командалары Россия Кубогының беренче этапларында уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанның ике командасы Мәскәүдә узган Россия Кубогының I этабында көмеш медальләр яулады. «Казаночка» – беренче разряд программасы буенча, «Зилант» – икенче разрядлы программа буенча икенче урын алды.
Казанның «Идел» командасы Новоуральскида спорт мастерлыгына кандидатлар программасы буенча тимераякта синхрон фигуралы шуу буенча Россия Кубогының II этабында бронза медаль яулады, диелә хәбәрдә.