Омскиның «Умырзая» ансамбле коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйгедә җиңгән
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Омск өлкәсендә «Иртыш» өлкә татар-милли үзәген — «Умырзая» ансамбле коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурста җиңгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Алар Омск шәһәре территориясендә иҗтимагый файдалы проектлар эшләү буенча бәйгедә җиңгән өчен сертификатлар белән бүләкләнгән.