Миңнеханов үзмәшгуль сатучыларга банк картасы белән түләү мәсьәләсен күтәрәчәк
![Миңнеханов үзмәшгуль сатучыларга банк картасы белән түләү мәсьәләсен күтәрәчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/5bcc37f0eeb50ebb2fbd5fa3454ac0be18e83bdb/store/fill/780/440/dae667d4c3d4124d33adb38d3b5d5c0568306f1224a17432d5b6c1f5ce27/0150.jpg)
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлек советына үзмәшгуль кешеләргә товар өчен банк картасы буенча түләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәчәк. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген „Казан“ агросәнәгать паркында үзмәшгуль кешеләр Татарстан Президентыннан банк картасы белән түләүне җайларга ярдәм итүен сорады. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советына фикер алышуга тәкъдим итәргә вәгъдә итте», — дип сөйләде Лилия Галимова.
Республика җитәкчесе бүген «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Рөстәм Миңнеханов сәүдә мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты һәм фермерлар белән аралашты.