Әлмәт театры Казанга татар театраль «ужастигын» алып килде
![Әлмәт театры Казанга татар театраль «ужастигын» алып килде](https://tatar-inform.tatar/attachments/d137f7b426a7ba5e7e27ce8c0470bb6e855daa1e/store/fill/780/440/9221210c50195c866ee36643860dccbba866048aedb08fd472ae79c81020/0182.jpg)
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестиваленә беренче татар театраль «ужастигын» алып килде. Спектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.
«Ledi Газраил» — танылган язучы Пол Шелдон һәм аның психопат фанаты Энни турындагы сәхнә варианты. Автор — Саймон Мур. Әсәр Стивен Кинг романы буенча эшләнгән. Пьесаны татарчага театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә иткән.
Спектакльдә танылган язучы юл һәлакәтенә юлыга. Аны элеккеге шәфкать туташы Энни табып өенә алып кайта һәм дәвалый. Тора-бара Пол монда үзенең тоткын булуын аңлый.
Әсәрне Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов сәхнәләштергән. Рольләрдә — Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов.