Чаллыда машина йөртүче кинәт юлга чыккан ирне бәрдергән, ир-ат үлгән
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ» , Полина Шевчук). Чаллыда чит ил машинасы йөртүчесе юлга кинәт килеп чыккан ирне бәрдергән, ир-ат үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның юл-транспорт һәлакәтләре урыныннан үз хәбәрчесе сөйләде.
Авария бүген Муса Җәлил проспектында кичке сәгать дүртләр тирәсендә булган. Шаһитлар мәгълүматларына караганда, «Хонда» автомобиле Яңа шәһәргә таба хәрәкәт иткән. Юлга кинәт ир-ат килеп чыккан. Машина йөртүче тормозга басарга өлгерми калган һәм җәяүлене бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук үлгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләвенчә, ир-ат юлны тиешле булмаган урында чыга башлаган. Моннан тыш, шаһитлар мәгълүматларына буенча, җәяүле исерек булган. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария сәбәпләре һәм гаеплеләр ачыклана.