Камил Гәрәев «Татар җыры» фестивале халыкара дәрәҗәдә булуының төп сәбәбен аңлатты
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев «Татар җыры» татар эстрадасы фестиваленең «халыкара» исемен йөртүнең сәбәбен аңлатып үтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә матбугат очрашуында сөйләде.
«Берничә ел бездә чит ил катнашучылары булды, хәзер дә без аларны күз уңында тотабыз. Ни өчен фестиваль Халыкара исемен йөртә? Чөнки ул бөтен дөньяда яшәгән халык өчен. „Татар җыры“ннан радио, телевидение туры эфир алып бара. Фестивальне карарга бөтен дөньядан киләләр. Без моңа бик шатбыз. Елдан-ел килә торган үзебезнең тамашачыбыз бар. Шуңа күрә без, чыннан да, халыкара фестиваль дип санала алабыз дип уйлыйм», — ди ул.
Камил Гәрәев ХХ Халыкара «Татар җыры» фестиваленә Татарстан Президентын Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәймиев һәм Татарстан җитәкчелегенең килүен көтәбез, дип белдерде.