Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң зур карьер үзбушаткычы - «БелАЗ»да йөреп карады
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Александра Комарова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәре кысаларында «БелАЗ» карьер үзбушаткычлары җитештерелә торган заводта булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие музеенда Рөстәм Миңнеханов Белоруссия машина төзелеше гигантының тарихы белән танышты.
«ТР Президентына завод үсешенең төп этаплары, җитештерүдәге казанышлар, карьер техникасының кайсы илләрдә сатылуы һәм Белоруссия автомобиль заводының яңа эшләнмәләре турында сөйләделәр», - диелә хәбәрдә.
ТР Президенты шулай ук предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады һәм «БелАЗ» техникасы үрнәкләре белән танышты. Сынау полигонында Рөстәм Миңнеханов дөньядагы иң зур карьер үзбушаткычы – 450 тонна йөк күтәрергә сәләтле «БелАЗ»да йөреп карады.
Сәфәр ахырында республика Президенты мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.