Рөстәм Миңнеханов Лукашенкога Беларусь татарлары белән очрашуы турында сөйләде
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Беларусь татарлары ил үсешеннән һәм хакимият органнары мөнәсәбәтеннән канәгать. Диаспора вәкилләре телне һәм тәңгәллекне саклап кала алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь лидеры Александр Лукашенко белән очрашуда әйтте. Бу хакта «БелТА» агентлыгы хәбәр итә.
«Биредә җиде меңнән артык татар яши. Алар үз тормышлары турында сөйләде һәм алар ил үсеше динамикасыннан бик канәгать. Шул ук вакытта алар үзенчәлекләрен дә саклап калган», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу кешеләр — алтын. Алар беркайчан да сынатмады. Беркайчан да», — диде Лукашенко.
Әңгәмә барышында Татарстан Президенты Белорусь Республикасына сәфәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
«Сезнең соклангыч илегезгә килеп, һәрчак бик күп тәэсирләр алабыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Биредә инде 450 тонна йөк күтәрешле үзбушаткычлар җитештерәләр — дөньяда андый юк. Бу уникаль җитештерү».
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе кичә Минскка эш сәфәре белән килде. Кичә республика җитәкчесе Җәмигъ мәчетендә булды һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Белорусь автомобиль заводында булды, анда ул предприятие продукциясе белән танышты.