Апаста Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде
(Апас, 12 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Апас районында үткән сайлауларда Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары катнашты.
22 декабрьдә Үзбәкстан республикасында парламентка сайлаулар уза. Бу мөһим вакыйгадан Үзбәкстаннан еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Алар өчен 12-18 декабрьдә вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге тудырылды.
Апас районында үткән сайлаулар да оешкан төстә үтте. Апас, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары бердәм булып үз тавышларын бирде. Тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде.
Апас Үзәк китапханәсендә урнашкан сайлау учатогында Үзбәкстан гражданнарын ачык йөз белән каршы алдылар.
Сайлаучылар китапханә хезмәткәрләре оештырган ТАССРның 100 еллыгына багышланган чарада катнашты. Алар мул сыйлы чәй өстәле артында бер-берсе белән күреште, аралашты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар хөрмәтенә концерт программасы әзерләгән иде.