Алдакчы хатын Әлмәт пенсионерларын талаган
(Әлмәт, 12 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре күп тапкыр караклык гамәлләрен кылуда шикләнүче Краснодар краенда туып-үскән 43 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Хатын-кызның җинаять кылу буенча билгеле бер схемасы булмый, ул вазгыятькә карап эш итә торган була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кайвакытта ул үзен социаль яклау хезмәткәре буларак таныштырып үз ярдәмен тәкъдим иткән. Ә кемгәдер кереп, бер стакан су сораган. Хуҗабикә аның үтенечен үтәгән арада, өйдәге акча һәм алтын бизәнү әйберләрен урлый торган булган. Полиция тоткарланучының караклык һәм талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгәнлеген ачыклаган.
Зыян күрүчеләрнең берсе белән ханым автобус тукталышында таныша. Ул 80 яшьлек пенсионер ханымга аннан иске мендәр сатып алырга тәкъдим итә. Өлкән яшьтәге ханым аны өенә чакыра. Аферистка пенсионер ханымны алтын бизәнү әйберләрен һәм акчаларын калай банкага салырга куша һәм аылп чыгып китә.
Икенче корбанын ул урамда очрата. Бу очракта ул үзен социаль хезмәткәр дип таныштыра һәм Өлкәннәр көне уңаеннан барлык пенсионерларга 3 мең сум акча таратуын хәбәр итә. Зыян күрүченең үзе белән паспортлары булмау сәбәпле алар аның өенә баралар. Карак хатын сумкасы эштә онытылган дип алдалый һәм 5000 сум акча сорый. Ул пенсионерны акчаны ваклап аңа бөтен сумманы алып киләм дип чыгып китә.
Оператив-эзләү чаралары вакытында карак ханымны Оренбургта тоткарлыйлар. Хәзер полици яхезмәткәрләре аның шундый ук җинаятьләргә катнашуын ачыклый. Тикшерүчеләр «караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.