Яшел Үзән башлыгы: Закон бар һәм аны бөтен кеше дә үтәргә тиеш
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Калдыкларны термик зарарсызландыру заводына бара торган юлны төзүгә каршы протест белдергән активистларның тоткарлануын шәрехләде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бәхәсле очракта һәркемнең үз хакыйкате бар. Әмма закон бар һәм аны бөтен кеше дә үтәргә тиеш. Төрле позициянең дөрес яңгыравы, ә гамәлләрнең хокукый кысаларда булуы бик мөһим», — диде Яшел Үзән районы җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, бүген Михаил Афанасьев «Идел-Автодор» вәкилләре белән бергәләп протест белдерүчеләр белән очрашты һәм аларга Калдыкларны термик зарарсызландыру заводына керү юлы төзелеше өчен рөхсәт кәгазе һәм кирәкле барлык документларны күрсәтте.
Шуңа да карамастан, сөйләшүләрдән соң кайбер активистлар төзүчеләр эшен алга таба да туктатырга тели. Полиция җыелучыларга хокуклары турында искә төшерә, законсыз гамәлләр барлыкка китерәчәк нәтиҗәләр турында кисәтә һәм хокук бозуларны туктату өчен бер сәгать бирелүен әйтә.
Протест белдерүчеләрнең бер өлешен Росгвардия вәкилләре тоткарлаган, икенчеләре үз теләге белән киткән.