Мөслим районында бәйрәмгә һәр кунак тәбикмәк алып килгән
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы Баланлы авыл җирлегендә райондашларын «Тәбикмәк бәйрәменә» җыйды. Район авылларында эшли торган «Ак калфак» оешмасы делегацияләре һәммәсе бәйрәмгә күчтәнәчләр — үз җирлекләрендә пешерелә торган тәбикмәк алып килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Чара Шуганка авылы «Ак калфак»лары сәхнәләштергән Ш. Хөсәеновның «20 ел узгач» драмасы белән башланды. Бу сәхнә әсәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Алга таба Фәния Хафизова үзләрендә узган каз өмәсеннән видеосюжет күрсәтте, каз тозлау, майлавыч ясау серләрен өйрәтте. Лилия Нуруллина каз мамыгыннан мендәр тутыру кагыйдәләре белән таныштырды, борынгыдан килгән йола турында үзе иҗат иткән шигырен укыды.
Роза Нәгыйм кызы сөлге чигүнең берничә ысулын өйрәтте, бу юнәлештә «Ак калфак»лылар зур эшчәнлек алып бара, чөнки Мөслим киләсе елга Россиякүләм татар авыллары Сабан туен кабул итәргә әзерләнә.
Берсеннән берсе файдалы остаханәләр, үтемле вәгазьләр, бай эчтәлекле программаны үз эченә алган бу чарага район Башкарма комитетының җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары М.Бадретдинова, районның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Э.Гәрәева югары бәя бирде.