Казан кешесе, приставлар фатирына арест салгач, ипотека бурычларын түләгән
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер ир-ат, приставлар фатирын кулга алганнан соң, ипотека бурычын түли башлаган. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кредит рәсмиләштергән ир оешмага ике бүлмәле фатир өчен түләүдән туктый һәм оешма суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итә. Казан кешесенең бурычы 2,5 млн сум тәшкил иткән.
Нәтиҗәдә, пристав күчемсез милекне билгеләү һәм арест салу акты төзегән. Түләмәүче кеше фатирыннан мәхрүм ителү ихтималын аңлагач, әҗәтен тулысынча түләп бетергән.