Фәрит Мөхәммәтшин «ЭКОлидер» бәйгесе җиңүчеләрен котлады
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер -2019» бәйгесе җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул бәйге җиңүчеләрен - сәламәт яшәү рәвешен һәм республика экологиясен саклауда өлеш керткән һәркемне котлады. Аларга киләчәктә уңышлар теләде.
«Экология мәсьәләләре кешеләр тормышында да, дәүләт өчен дә елдан-ел, гасырдан-гасырга тагын да әһәмиятлерәк була бара. Соңгы елларда Татарстанда экологиягә технологик яктан зур игътибар бирелә. Бу калдыкларны утилизацияләү, сулыкларны, урманнарны, саф һаваны саклау», — диде Мөхәммәтшин.
Президентның карарлары ярдәмендә безнең илдә экология мәсьәләләрен чишү, кешеләрнең яшәү мохитен яхшырту өчен 2024 елга кадәр триллионнарча акча бүлеп бирелә. 2019 елда Татарстан Республикасы «Экология» проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды. Быел республикага 1 миллион чамасы федераль акчалар бүленде, алар киләсе елга күчә һәм рациональ файдаланылачак.
«Татарстан елгаларга, күлләргә, урманнарга бай төбәк, бу байлык игътибар һәм хөрмәт таләп итә. Бу — калдыкларны эшкәртү, моның өчен шартлар булдыру. Экологияне саклау — бер министрлыкның гына түгел, Хөкүмәтнең дә, һәр кешенең дә бурычы», — диде Дәүләт Советы Рәисе.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе корреспонденты Наталья Рыбакова «ЭКОлидер» ХVI республика конкурсында «Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы» номинациясендә җиңүче булды.