Язучылар берлегендә «Без китап белән дөньяны ачабыз!» дип аталган кичә була
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында «Без китап белән дөньяны ачабыз!» дигән тантаналы чара узачак. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
Анда Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан «Республика балалар китапханәсе» оешмасы вәкилләре катнаша.