Россиядә Интернетта наркотиклар пропагандалау өчен җәзаны кырысландыруны хупладылар
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте интернетта наркотиклар һәм психотроп матдәләр турында тыелган мәгълүмат тараткан өчен җәзаны кырысландыру турында закон проектын хуплады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Закон проекты Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 6.13 маддәсенә Интернетта наркотиклары прогапандалаучы сайт хуҗалары өчен штрафлар арттыру турында билге һәм шул ук вакытта административ штрафлар күләмен билгели торган маддәгә үзгәрешләр кертүне күздә тота», — диелә хәбәрдә.
Закон проекты чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган кешеләр өчен административ штраф салуны яки административ арест, шул исәптән Россия территориясеннән чыгарып җибәрү мөмкинлеген дә күздә тота.
Закон проекты буенча, Роскомнадзор киңәшләре нигезендә мәгълүматны чикләү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен штрафлар артачак. Ә ел дәвамында мондый хокук бозу тагын кабатланса, җаваплылыкка тарту җитдирәк булачак.