Әлмәттә 25 пар игезәк бала туган
(Әлмәт, 21 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 17 декабрьдә Әлмәт районының ЗАГС идарәсе белгечләре агымдагы елда 25 пар игезәк балалар тууы теркәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
9 декабрь көнне Дмитрий һәм Наталья Жир гаиләсендә Алена һәм Милана исемле ике кыз бала дөньяга килә.
ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә тәбрикләү сүзләрен җиткерә һәм сабыйның беренче документын тапшыралар.